Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суд Телеграмны блокировкалау турында карар чыгарды

Роскомнадзор, ФСБ вәкилләре Телеграмның шифрлау ачкычларын күрсәтергә теләмәве террорчыларга ярдәм итәргә, җәмгыятькә куркыныч тудырырга мөмкин дигән.

Мәскәүдә Таганка суды Телеграм мессенджерын блокировкалау турында карар чыгарды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Моңа кадәр Роскомнадзор Телеграмны блокировкалау турында судка мөрәҗәгать иткән иде. 

Агентлык хәбәр иткәнчә, суд бу эшне ярты сәгать эчендә тикшергән, шуннан соң судья киңәшүләр бүлмәсенә чыккан.

Роскомнадзор һәм ФСБ вәкилләре Телеграмның шифрлау ачкычларын күрсәтергә теләмәве террорчыларга ярдәм итәргә, җәмгыятькә куркыныч тудырырга мөмкин дип белдергән.

Адвокатлар судка килмәгән. Павел Дуров аларга "бу фарсны легитимлаштырырга ярдәм итмәскә" кушкан.

фото: https://versiya.info

http://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса