Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөләйлеләр язны үзенчәлекле каршылады [+ФОТОЛАР]

Районда иң зур һәм төзек авылларның берсе булган Сөләй «Карга боткасы» йоласына яңа төсмер өстәде.

Атап узарга кирәк, Карга боткасы йоласының башында китапханә мөдире Фәридә Хаҗиева тора. Аның үзенчәлекле тәкъдимен бөтен 8 март урамы халкы шунда ук куәтләп алган. 
– Кызганыч, әмма без күреп үскән бик күп бәйрәмнәрне безнең оныклар инде гел белмиячәк. Татар халкының бизәге булган Сабантуйдан башка авылларда хәзер калган бәйрәмнәрне гел уздырмыйлар. Шул ук Нәүрүзне генә алыйк. Уйладык та, менә без быел язны үзебезчә зурлап каршы алырга булдык. Рәхмәт авылдашларга, шунда ук минем тәкъдимне куәтләп алдылар, - дип сөйләде тәҗрибәле китапханәче. 
Сөләй халкы йоланың һәр тәртибенә җитди карап бик күңелле чара оештырды. Хәер, ул зур бер авыл халкы җыенын да хәтерләтте. 
– Без бәләкәй чакта яз җитүгә тау башына менеп ташу суларыннан кораблар йөздерә, табигатьнең уянуын үз күзләребез белән күзәтә идек. Хәзер бит балачаганы урамга чыгара торган түгел. Мондый бәйрәмнәр бәлки аларны да уятып җибәрер. Кем белә, бәлки берничә елдан соң алар да безнең бу йолаларны кабатлап, бөтен авылны янә бер урынга җыяр, - диде Урсалбаш китапханә мөдире Гөлфирә Тәлибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса