Шәһәр паркы балаларны сөендерде
Җәмгыять

Шәһәр паркы балаларны сөендерде

27 февраль көнне Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркындагы шугалакта Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр кунак булды.

Аларга бай эчтәлекле тамаша программасы, кызыклы уеннар, төрле сый-нигъмәт, бүләклэр әзерләнгән иде. Тимераякта җилдерү дә бик ошады яшь кунакларга. Чара Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәмнәре кысаларында узды. Февраль суыгына карамастан, балалар саф һавада рәхәтләнеп күңел ачты.