Сабантуй көннәре билгеле
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов быел Сабантуй булачак көннәрне раслау турында указ чыгарды.
Аның нигезендә авыл торак пунктларында һәм район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) ул 16-17 июньдә, Казанда һәм Яр Чаллыда 23 июньдә булачак.
Элегрәк билгеле булганча, Түбән Кама 6 һәм 7 июль көннәрендә Чабаксарда үтәчәк федераль Сабантуйны оештыручыларның берсе итеп билгеләнде. Мәскәүдә бәйрәм 21 июльдә үтәчәк.
«БИЗНЕС Online»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа