Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Руслан Айсин: «Татарлар» сүзе сыйфат, элита билгесе булып саналган»

Бу хакта «Яңа Гасыр» телеканалында «Татарлар» тапшыруында сәясәтче Руслан Айсин хәбәр итте.

«Кавказ төркиләре  дә үзләрен татар дип атаганнар, чөнки бу сүз сыйфат билгесе, шулай ук «Дәүләт» дигән мәгънәне дә белдергән. Ул безне сәяси, менталь рәвештә дә берләштерде»,- дип сөйләгән Руслан Айсин.

Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков билгеләп үткәнчә, кытайлар монголларны татарлар дип атаган. «Мондый күренеш татарлар уйнаган роль аркасында барлыкка килде. Мәсәлән, казакларны һәм үзбәкләрне татар дип атамаганнар бит. Татарлар дип кыпчаклар күбрәк кергән төркемне йөрткәннәр. Казакъларның Чагатай олысыннан барлыкка килгән төркеме бар, шуңа күрә казахларны татарлар дип атамаганнар. Кыпчак компоненты бездә әлегә кадәр бәяләнмәгән», - дип саный тарихчы, этнология буенча белгеч Дамир Исхаков. 

Дамир Исхаков сүзләренә караганда, Монгол татарлары турында сүз йөрткәндә, Алтын Урда формалашканда Монгол элитасының аз санлы булуын, ә төп халык кипчак татарларыннан торуын аңларга кирәк.

Дамир Исхаков «татарлар» атамасы башка халыкларда да телгә алынуын әйтте. «Азәрбайҗан татарлары, Кавказ татарлары, тау татарлары бар. Алтайлыларны, хакасларны да татарлар дип атыйлар, - дип өстәде галим.

Фото:архив/Салават Камалетдинов

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса