Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Россия лидерлары. Сәясәт» дигән яңа бәйге башланачак

«Россия - мөмкинлекләр иле» платформасында булачак сәясәтчеләр һәм закон чыгаручылар өчен «Россия лидерлары. Сәясәт» дигән яңа бәйге башланачак.

Бу хакта Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко игълан итте. 

Бәйге иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнергә һәм хакимиятнең вәкиллекле органнарына сайлауларда катнашырга теләүче кешеләр өчен дип билгеләп үтте матбугат брифингы вакытында Сергей Кириенко. 

«Россия лидерлары» проектыннан аермалы буларак, бу бәйгенең катнашучылары социаль җаваплылык һәм катнашучылар ия булырга тиешле билгеле бер социаль багаж буенча бәяләнәчәк. 

Катнашырга теләүчеләргә 16 мартка (18.00 сәгатькә) кадәр теркәлергә мөмкин. Бәйге РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса