Пляждан ерак түгел бер ирнең җәсәде табылган
Җәмгыять

Пляждан ерак түгел бер ирнең җәсәде табылган

Кичә «Шинник» пляжыннан 500 метр ераклыкта билгесез ир-атның җәсәде табылган.

Белгечләр фикеренчә, ул 2-3 ай элек үлгән. Тикшерү вакытында полиция хезмәткәрләре аның паспортын тапкан. Ачыкланганча, гомере өзелгән ир Түбән Камада ялгызы торган. Аның өч баласы – кызы һәм ике улы барлыгы билгеле булган. Хәзерге вакытта бу вакыйганың сәбәпләре ачыклана.

Фото: http://www.the-submarine.ru/cat/t2825/