Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Covid-пациентлар белән эшләүче социаль хезмәткәрләргә түләүләр озайтылды

Компенсация 15 октябрьгә кадәр түгел, ә 15 ноябрьгә кадәр түләнәчәк.

Татарстан Министрлар Кабинеты Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче социаль хезмәткәрләргә түләүләрне 2020 елның 15 ноябренә кадәр озайтты. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.

«Яңа коронавирус инфекциясе ачыкланган гражданнар һәм яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы янаган төркемгә кергән затларга социаль хезмәт күрсәтүче стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында эшләүчеләргә аерым хезмәт шартлары һәм өстәмә йөкләнеш өчен стимуллаштыру характерындагы түләүләр билгеләгәндә килеп туа торган, әлеге карар белән расланган Татарстан Республикасы чыгым йөкләмәләрен Финанс ягыннан тәэмин итү кагыйдәләрендәге икенче абзацта “2020 елның 15 октябренә кадәр“ дигән сүзләрне “2020 елның 15 ноябренә кадәр“ дигән сүзләр белән алыштырырга», - диелә документта.

«Татар-информ» агентлыгы РФ Хөкүмәтенең табиблар һәм социаль хезмәткәрләргә түләү өчен өстәмә рәвештә 22 миллиард сум акча бүлеп бирүе хакында хәбәр иткән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса