Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ник түләмисез?

«Балаңны уйла – алимент түлә» - шундый исем астында суд приставлары хезмәте акция башлады.

Әлмәт районында гомум бурыч 19 миллион сумнан артып китә. Узган ел 114 кеше административ җаваплылыкка тартылган, 38 җинаять эше кузгатылган. Шушы көннәрдә шәһәрдә чираттагы рейд узды.

Күпләр өчен суд приставларының кунакка килүе көтелмәгән хәл. Мисал өчен, исемлектә беренче торган ир-ат әти-әнисе белән яши, баласына алимент түләми. Бурычы 150 мең сумнан артып киткән. Суд приставларыннан качып йөрмәгән очракта ул җәза бирүдән азат ителгән булыр иде. Әмма ул да, шәһәрдәге күпчелек ир-атлар да яшеренә, кемнәрдер башка шәһәргә күченеп китә, якыннары белән элемтәләрне өзә. Хәзерге вакытта Әлмәт приставларында 500 дән артык эш санала. Белгечләр әйтүенчә, 322 кеше рәсми рәвештә эшкә урнашкан.

Акция февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк. Рейдка суд приставлары һәр чәршәмбе көнне чыга.

Фото:архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса