Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татнефть" Түбән Мактамадагы Некрасов урамын төзекләндерә

Түбән Мактамадагы Некрасов урамында сквер төзекләндереләчәк, Мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе яңартылачак.

Яңа мәдәни-ял комплексы Түбән Мактаманы үстерү программасы кысаларында барлыкка киләчәк, ул «Татнефть» тарафыннан бистәдә яшәүчеләр белән берлектә эшләнгән.

Узган елның көзендә Түбән Мактамада яшәүчеләр белән очрашуда «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов авыл мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе белән Некрасов урамын яңарту комплекслы проектын эшләргә кушты.
Боларның барысы да җәмәгать мәдәни-ял итү үзәгенә әйләнергә тиеш.

Әлмәтнең баш архитекторы Антон Севастьянов сөйләвенчә, проектлауга Мәскәүнең «Утро» проект бюросы җәлеп ителгән.

Мактамалылар анда балалар һәм спорт мәйданчыкларын, җәяү йөрү зоналарын һәм ял итү урыннары күрергә тели. Балалар һәм өлкәннәр китапханәсе урнашкан бистә советы бинасы янында ачык һавада уку залы, мемориаль комплекс өчен яңа тирәлек уйлап табу тәкъдимнәре дә бар.

Объектларның эскизын проектлауны «Татнефть» финанслый. Компания акчаларына шулай ук авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалачак, ә балалар сәнгать мәктәбе иҗтимагый үзәкнең бер өлеше булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса