«Нефтяник» әлмәтлеләрне шоу-матчка чакыра
«Нефтяник» командасы ВХЛ чемпионатының быелгы сезонында бронза медаль яулауга иреште.
Бу вакыйга клубның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 40 еллык юбилее белән туры килде. Шушы хөрмәткә өлкән хоккейчылар ДЮСШ җыелма командасы белән «Бронза сезоны өчен рәхмәт!» дигән иптәшләрчә шоу-матч уздыра. Ул 19 апрельдә 18.30 сәгатьтә "Юбилейный" Спорт сараенда булачак. Керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа