Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан зур концерт узачак

Әмма концерт мәйданына үтү өчен кагыйдәләрне үтәү зарур.

Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары!

5 сентябрьдә безнең шәһәрдә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Нефтьчеләр мәйданында «Машина времени» һәм «Ленинград» төркемнәре катнашында зур концерт узачак.

Агымдагы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, тамашачыларның тикшерү процедурасына аңлы якын килүләрен үтенәбез, чөнки ул сезнең куркынычсызлык максатларын күздә тотып үткәрелә.

 

Концерт мәйданына үтү өчен түбәндәгеләрне эшләү зарур:

- тән температурасын үлчәтү;

- саклагыч битлек кию;

- социаль дистанция саклау.

 

Түбәндәгеләргә чара территориясенә керү рөхсәт ителми:

- тикшерүдән баш тарткан затлар;

- үзе белән саклагыч битлек булмаган затлар;

- үзе белән алып керү тыелган әйберләре булган затлар;

- алкогольле, наркотик яки токсик исереклек хәлендә булган затлар;

- тән температурасының югары булуы ачыкланган затлар.

Чара 18+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса