Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Зур этнографик диктант» акциясе узды [+ФОТОЛАР]

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россия күләмендә «Зур этнографик диктант» акциясе узды.

Әлмәт халкы да әлеге мәдәни-агарту акциясенә кушылды. 
Быелгы этнографик диктант акциясе бөтен Россиядә һәм чит илләрдә барлыгы 2500 мәйданчыкта узды. Узган ел да әлмәтлеләр әлеге тарихи вакыйгада катнашкан иде, агымдагы елда исә үзләренең белемнәрен сынап карарга теләүчеләр тагын да күбәйгән - парта артына 100 дән артык төрле яшьтәге һәм һөнәрдәге кешеләр утырды. Әлеге акциянең максаты – кешеләрдә туган якларына кызыксындыру булдырып, үз милләтенең үткәнен искә төшерү, этнография буенча белемнәрен арттыру. 
– Россиядә 193 төрле милләт халкы яши. Без ни дәрәҗәдә бер-беребезнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, көнкүрешләрен беләбез? Менә шуның өчен дә мондый мәдәни-агарту проектлары әһәмиятле, - диде чараның кураторы Маргарита Леванова. 
Диктант язу өчен нибары 45 минут вакыт бирелде. Нәтиҗәләр исә соңрак - 12 декабрьдә Россия Конституциясе көнендә ясала. Югары баллар алучыларга интернет аша сертификатлар җибәреләчәк. 
Искәртеп үтик, 2016 елда «Зур этнографик диктант»ны 90 меңләп кеше язган булган: 35 меңе - турыдан-туры һәм 50 меңгә якыны - онлайн режимда катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса