Җәмгыять

Әлмәттә юл һәлакәте: шофер зыян күргән

14 ноябрь көнне кичке 16 сәгатьтә шәһәрнең Совет урамында чираттагы һәлакәт теркәлгән.

ВАЗ- 2110 машинасы белән идарә итүче ир КИА РИО машинасы белән бәрелешкән. Әлеге вакыйга юл йөрү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан. Беренче машина шоферы авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.