Әлмәттә велопарад көтелә
Җәмгыять

Әлмәттә велопарад көтелә

26 майда шәһәребездә өченче шәһәр велопарады узачак.

Бу уңайдан чарада катнашу өчен балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәдә заявкалар кабул итү башланды. Гаризаларны шулай ук uddm_almet@mail.ru электрон адресына (велопарад «Альметьевск рулит!» дип язып) да юлларга мөмкин. «Сувенир – Альметьевск рулит» номинациясендә катнашырга теләүчеләргә 25 майга кадәр эшләнмәләрне идарәгә алып килергә кирәк. Велопарад Нефтьчеләр мәйданнан 12.00 сәгатьтә старт алачак.