Әлмәттә тагын юл һәлакәте: бер кеше зыян күргән [+ФОТО]
Җәмгыять

Әлмәттә тагын юл һәлакәте: бер кеше зыян күргән [+ФОТО]

2 ноябрь көнне кичке 16 сәгать 30 минутта Совет урамында юл һәлакәте теркәлгән.

ВАЗ-21099 машинасы белән идарә итүче ир юлны чыгып баручы 55 яшьлек хатын-кызны бәрдерткән. Зыян күрүче  хастаханәгә озатылган. Хәзерге вакытта аның тормышына куркыныч янамый.