Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Норвегия делегациясе булып китте

Норвегия нефтьчеләренең профсоюз вәкилләреннән торган делегация тәүге тапкыр Әлмәттә булды.

 

Сәфәрнең максаты – “Татнефть" компаниясенең профсоюз оешмасы эшчәнлеге, хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы белән танышу.

Норвегиянең нефть предприятеләре хезмәткәрләре “Татнефть – кадрлар әзерләү үзәге”ндә һәм «Таграс-РемСервис» җәмгыятенең хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы буенча профилактик белем бирү мәйданчыгында кунак булдылар. 

Моннан тыш, делегация вәкилләре "Нефтяник” хоккейчыларны әзерләү үзәге һәм “Мирас” спорт комплексында да булды. Industry Enerdgy профсоюзының вице-президенты Терье Вальскор әлеге социаль объектларны җиһазландыру буенча аларның уникаль булуын билгеләп үтте.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса