Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Әниләр көнен билгеләп уздылар [+ФОТОЛАР]

Ноябрьнең соңгы көннәрендә бөтен илдә иң эчкерсез бәйрәмнәрнең берсен- Әниләр көнен билгеләп узалар.

Әлмәт әниләренә исә быел икеләтә бәйрәм булды – истәлекле датага берничә көн кала аларны драмтеатр сәхнәсенә, зур тантанага дәштеләр.

– Район башлыгы һәм шәхсән үз исемемнән бирегә җыелган һәркемне Әниләр көне белән тәбрик итәм. Аерым хөрмәтемне берничә бала тәрбияләгән әниләргә, тәрбиягә бала алудан курыкмаган һәм читләрне дә үз ояларына сыйдырган батыр аналарга җиткерәсем килә. Бүгенге көндә районда 24 меңнән артык гаилә яши. Шуларның 1600 дән артыгы- күпбалалылар рәтендә. Гаиләләрдә барлыгы 40 меңнтән артык балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Инвалид бала тәрбияләгән аналар исә һәркемгә үрнәк булып тора. Сабырлык һәм мәрхәмәтлелек өлгесе итеп нәкъ менә аларны атап була, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев җәмәгать эшләрендә актив катнашкан әниләргә район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырып.

Әлмәт хатын-кызлар берлеге рәисе Гүзәл Еремеева да оешма исеменнән хатын-кызлар хокукларын яклап, бу өлкәдә саллы эшләр башкарган әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырды: Әниләрнең үзләре кебек үк ихлас җырлар һәм биюләр, котлаулар да ул көнне күп булды. Азакта һәр әнигә баллы бүләкләр белән чәчәк бәйләме дә тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса