Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә наркотикларга каршы көрәш бара [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә наркотикларга каршы комиссия утырышы булып узды.

Әлеге афәткә каршы чаралар алып барылуга да карамастан, наркомания чире һаман да актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча бүлек начальнигы Илфат Зәйтүнов искәрткәнчә, агымдагы елның өч аенда алар тарафыннан 53 җинаять ачыкланган. Шуның 21 е авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә карый. Әфьюн сатуның 10 очрагы ачыкланган, 54 җинаять эше тикшерелгән, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле административ хокук бозулар уңаеннан 188 беркетмә төзелгән. 1 нче кварталда 3 наркопритон юк ителгән. 1 апрельгә булган мәгълүматларга караганда ПДН исәбендә 234 үсмер тора. Шуларның 9 ы токсик, берсе наркотик матдәләр кулланган өчен. Рейдлар әле һаман да төнлә өлкәннәрсез йөрүче балаларның күзәтелүен күрсәткән. 47 әти-әни шулай ук җаваплылыкка тартылган. 
Утырышта прокуратура вәкилләре дә катнашты. Прокурорның өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев кальян булган урыннар буенча да рейдлар уздырырга тәкъдим итте. Балалар кальян, электрон сигаретлар тартырга тиеш түгел. Авыл җирлекләренә дә игътибарны арттырырга әйтелде. Көннәр җылына, үләннәр баш калкыта башлады. Наркотик матдәле үсемлекләр кичекмәстән юк ителергә тиеш. 
Мәгариф идарәсе начальнигы Дмитрий Садетдинов укучылар арасында алып барган эшне бәян итте. 5-11 сыйныфта укучылар арасында “риск” төркеменә караганнарны ачыклау өчен социаль-психологик тест уздырылган. Анда катнашкан 9823 укучының 507 есенең әлеге төркемгә каравы ачыкланган. Күпчелек 5-7 сыйныфта укучылар. Бу әле аларның психикасы ныгып бетмәү, төрле йогынтыларга тиз бирешүчән яшьтә булулары белән аңлатыла, диде мәгариф идарәсе начальнигы. 
Әлмәт мөхтәсибәте имам-хатыйбы Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов “Аноним наркоманнар” берлекләре белән эш алып барулары хакында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса