Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Игелекле эшләр» проектына старт бирелде [+ФОТОЛАР]

Шушы көннәрдә 7 нче мәктәп укучылары өчен районның актив җәмәгать эшлеклеләре белән берлектә «Тәрбияле хатын» дигән темага ачык дәрес узды.

– 2018 елны Владимир Путин волонтерлар һәм игелек елы дип игълан иткән иде. Әлеге нисбәттән мин 2014 елда башлап җибәргән проектыма яңа сулыш өрергә булдым. Игелекле эшләр аша милләтләрне берләштерү максатын әле моннан дүрт ел элек үк күтәреп чыккан идем. Шактый мәктәп укучылары белән игелекле эшләргә башлангыч бирдек. Инде менә янә укучылар катнашында ачык дәрес оештырырга булдык, - диде проект кураторы Әлфия Сабирова. 


Тәрбияле хатын дигән теманы да болай гына сайлап алмаганнар. Теләсә- кайсы милләт башында, игелек очында ана тәрбиясе ята. Якташыбыз, танылган мәгърифәтченең тәрбияле хатын дигән тәгълимәте бу уңайдан иң отышлы дәреслек булып тора. 
Әлеге ачык дәресне тәрбия сәгате дип тә атап булыр иде. Бу да әлеге дә баягы Риза Фәхреддиннан килгән гадәт. Ул үзе мәктәпләрдә һәр көнне укуларны тәрбия сәгатьләреннән башларга тәкъдим иткән. 


Чарага килгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Солтанова чыгышы да күп укучыларны уйланырга мәҗбүр итте.

Риза Фәхреддин тәгълимәтләрен популярлаштыру өстендә эшләүче, икенче төрле әйткәндә тәрбия чәчүче Диләрә Гыймранованың алтын сүзләрен дә колакка киртләп куйды укучылар: 
– Алтыннан да кыйммәт бүләк – ул тәрбияле бала. Рухи байлык барын да онытмаска кирәк. Биредә утыручы кызлар булачак аналар. Алар тәрбияне иң элек үзләреннән башларга тиеш. РизаФәхреддин дә камилләшергә омтылыгыз дигән бит. Имтиханнарның иң зурысы булып та тормыш имтиханы тора. Аны кемнең нинди билгегә тапшырачагын киләчәк күрсәтер. Шуңа да тәрбия сәгатьләреннән читләшмәгез, матур итеп яшәгез һәм укыгыз, - диде музей җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса