Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә модульле чаңгы базасы төзелә

Быел республикада 11 блоклы модульле чаңгы базасы төзү планлаштырылган.

Проект Татарстан бюджетыннан финанслана. Әлмәт тә әлеге проектка кертелде. Бүген “Снежинка» чаңгы базасында әлеге чаңгы базасын төзү буенча эш бара. Шушы көннәрдә объектны тапшыру планлаштырыла. Объект тиз төзелә. Чөнки аның фундаментлары алдан ук әзер. Биредә киенү-чишенү урыны, бәдрәф, душ, тренерлар өчен, чаңгыларны саклау бүлмәләре булачак. Чаңгы модуле комплектациясенә 200 чаңгы эпикировкасы, кар чанасы керә. Берүк вакытта 30-40 кеше була ала. Нефтьчеләр чаңгы трассасын яхшы итеп әзерләү өчен ретрак сатып алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса