Әлмәттә өч айга бер тикшерү нәрсә күрсәтте
Җәмгыять

Әлмәттә өч айга бер тикшерү нәрсә күрсәтте

Әлмәттә гыйнвар-март айларында идарәче компанияләр һәм ТСЖ вәкилләре 10497 фатирны тикшерде.

Тикшерү барышында йортларда яшәүчеләрнең коммуналь ресурсларны (салкын һәм кайнар суны) урлавының 691 факты ачыкланды. Шуның 18 е - магнит кую, 354 е – исәпкә алу приборының (ИПУ) чыгымнарны күрсәтмәве, 11 е – ИПУ корпусында хилафлык, 54 е ИПУның пломбасы булмау, 251 е – ИПУның эксплуатация срогы чыгу, 3 башка төрле хилафлыклар). Барлык ачыкланган хилафлыклар буенча гамәлдәге законнар нигезендә кабат исәпләүләр ясала.