Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтне үзгәртәләр [+ФОТОЛАР]

Соңгы елда Әлмәттә сквер-парклар, спорт һәм уен мәйданчыклары, буш вакытны файдалы итеп уздыру урыннары күзгә күренеп артты.

Киләчәктә дә безне күркәм үзгәрешләр көтә икән әле. Исемлеккә 19 адрес кертелгән. 
Шуларның 4 есе буенча фикер алышуларда без дә катнаштык. Калабызда иҗтимагый территорияләрдә төзекләндерү, төзелеш эшләре алдыннан халык фикерен өйрәнү күркәм традициягә әйләнеп бара. Аларның тәкъдимнәре кулланылышка алына. Бәлки шуңадыр да объектларның һәммәсе дә әлмәтлеләрнең һәм хәтта күрше-тирә районнарда яшәүчеләрнең иң яраткан урынына әверелә. Менә бу юлы 2018-2020 елларга исәпләнгән «Уңайлы шәһәр мохиты формалаштыру» проектын тикшергәндә башта анкеталар өләшенде. Залда утыручылар тикшерүгә куелган территорияләрнең көчле һәм көчсез якларын, бу урынны үстерү буенча тәкъдимнәрен язарга тиеш иде. 

– Безнең максат әлеге территорияләрне матурлау, төзекләндерү генә түгел, ә бәлки аларны халык ярата торган урынга әверелдерү, – дип искәртте район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов очрашуны ачканда ук. 
Архитектура идарәсе белгечләре уңайлы мохит ясау планлаштырылган территорияләр хакында җентекләбрәк сөйләде. Үзәк шифаханә артындагы урын янәдән тикшерелде. Төзекләндерсәң, чынлап та, бик матур ял итү урыны килеп чыгар иде биредә. Агачлык, янәшәдә генә су ага, үрдәкләр йөзә, кечкенә генә күпердән кошларны ашатырга килүче кешеләрне еш күрергә була – күркәм манзара, әмма уңайлылык җитеп бетми. Монда заманча кече архитектура формалары, спорт һәм балалар мәйданчыклары, велосипед юлы ясау күздә тотыла. 
Шарлавыклы буаларны төзекләндерү киләчәктә дә дәвам итәчәк. Бу юлы үзгәрешләр аның беренче һәм икенче чиратына кагылачак. Архитектура идарәсе белгечләре сөйләвенчә, ял итү урыннары космос, мәдәният, хәрәкәт, кояш, ут, су, һава стихияләре дип аталган җиде зонага бүленеп ясалачак. Китап уку, су белән бизәлешле һәм башка мавыктыргыч урыннар булачак биредә. Зоналар бер-берсен кабатламый. 


«Алсу» микрорайонында Агропоселок янындагы Бигәш инеше ярлары тирәсе бүген ташландык хәлдә. Аны төзекләндерү шушы тирәдә яшәүчеләрне аеруча шатландырыр иде. Чөнки файдалы ял итү өчен урыннарның якында гына булуы уңайлы. Киләчәктә бу территориядә балалар мәйданчыгы, йөгерү өчен сукмаклар, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү урыннары пәйда булачак. Промышленная урамыннан Герценга таба агучы Нариманка ярларын да шушындый ук күркәм үзгәрешләр көтә. 
Җәмәгать тыңлауларында катнашып, һәркем тәкъдимнәрен җиткерә ала. Алар һәр дүшәмбе 15 сәгатьтә район башкарма комитеты бинасында үтә. Шулай ук uag_arhitektura@mail.ruэлектрон адресына хат язарга мөмкин. 
Фәния Шәмгунова, шәһәрдә яшәүче: 
– Үзәк район шифаханәсе артындагы территорияне төзекләндерсәләр, бик яхшы булыр иде. Башка җирләрдә ясыйлар, безгә генә килеп җитә алмыйлар. Шушында килер идек, утырып ял итәр идек, балалар рәхәтләнеп уйнар иде. Ә хәзергә монда чүплек. 
Ирина Апачаева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса