Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең яшь инспекторлары машина йөртүчеләрне котлады

Әлмәт районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең яшь инспекторлары отряды белән берлектә машина йөртүчеләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде.

Акциянең максаты - машина йөртүчеләрне котлау гына түгел, ә юл хәрәкәте катнашучыларына әдәплелек һәм игелеклелекнең юллардагы куркынычсызлыкның нигезе икәнлеген искәртү дә. 


Балалар машина йөртүчеләргә үз куллары белән ясаган открыткалар тапшырды. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үз чиратында аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерде. 


Катнашучыларның күбесе үз хис-тойгыларын яшермәде. Күпләр кызыклы котлау сүзләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса