Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең «Гүзәллек» ансамбле хисап тотты [+ФОТОЛАР]

Шушы көннәрдә 3 нче музыка мәктәбенең хореография бүлеге Габдрахман авылында зур хисап концерты тәкъдим итте.

Бүген бирегә 100 гә якын бала йөри. Узган ел исә Габдрахман авылында да бию түгәрәге оештырып җибәрделәр. Шулай итеп хәзер хореограф Рәзилә Хәкимова җитәкчелегендә 150 гә якын бала бию белән шөгыльләнә. 
Халыкчан биюләргә басым ясап, кыска гына вакыт эчендә халыкара бәйгеләр җиңүчеләре дәрәҗәсенә күтәрелгән биючеләр хисап концертында да төрле жанрдагы биюләр күрсәтте. Бу коллективларның йөзләгән җиңүләргә ирешүләрен дә сәхнәдән берничә тапкыр яңгыраттылар. «Нурлы Казан» Халыкара фестиваль-конкурсы, «Уңыш юлы», «Данс- Авеню» кебек дәрәҗәле халыкара бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулаулары күп нәрсәләр турында сөйли. 
– Бу бер минем генә тырышлыгым түгел, ә бөтен коллективның бердәмлеге нәтиҗәсе. Алай да үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: мәдәни яктан тәрбияле балалар үстерү өчен күп көч кирәк. Ата-аналарның куәтләп, һәрвакыт ярдәмгә ашкынуларын да лаеклы бәялим. 3 нче музыка мәктәбе җитәкчелеге дә һәрвакыт булышып тора, - дип Рәзилә Бәшировна яраткан эше турында бәян итте. 
Репертуарларында нинди генә биюләр юк хәзер?! Костюмнарының матурлыгы да тәэсирләндерә. Аларның күбесе Рәзилә ханымның эскизы буенча тегелгән. 
Тамашада бер биючеләр генә чыгыш ясамады, ә чакырылган кунаклар да сәхнә тотты. Кыскасы, ел да апрель аенда уздырыла торган отчет концерты быел да алкышларга һәм матур мизгелләргә бай булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса