Җәмгыять

Әлмәтнең 62 нче балалар бакчасы – җиңүче

Кичә Казанда «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Алар арасында әлмәтлеләр дә бар. 3-6 яшьлекләр арасында шәһәребезнең 62 нче балалар бакчасы театр коллективы 2 нче урынга лаек булды. Гран-при Казан Идел буе районының 6 нчы гимназиясе театр коллективына һәм Сабаның 3 нче балалар бакчасы театр коллективына бирелде.