Әлмәтленең юлы өзелде
Әлмәт трассасында исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчене тоттылар.
«Тоннель» операциясе барышында бу юлы автоинспекторлар Казан-Оренбург юлында сакта торды. Әлмәт ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә, бу көнне барлыгы 125 машина тикшерелгән һәм 3 хилафлык ачыкланган. Берәү «Осаго» полисыннан башка хәрәкәт иткән булса, икенче машина йөртүче «тонировка» белән тотылган. Ә менә аек хәлдә булмаган ир-атның биредә юлы өзелгән, аның машинасын штрафстоянкага озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа