Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне Кырымга ял көтә [+ФОТОЛАР]

Кичә Әлмәттә "Яшел фитнес"ның кышкы сезоны ачылды.

"Нефтьче" Мәдәният сарае каршында сәламәт яшәү рәвешен үз иткән әлмәтлеләр спорт бәйрәмендә күңел ачты. Көннең салкынча булуына карамастан, оештыручылар мәйданны "кыздырды": балалар төрле уеннарда күңел ачты, foto box будкасында фотолар ясау мөмкинлеге тудырылды, бәйгеләрдә катнашып, бүләк отучылар да булды, иң мөһиме, күмәк зарядка ясау кәефләрне күтәрде. 
ЯФ күңелле сюрпризлар да әзерләгән иде. Тольяттидан килгән баһадирларның "Витязи" шоу төркеме үзләренең трюклары белән гаҗәпләндерсә, WORKOUT SHOW егетләре дә искиткеч чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәде.
Яңа сезон яңача булачак - ул "Яшел фитнес турниры" буларак оештырылып, атна саен иң-иңнәрне ачыкларга ниятли. Ә сезон ахырында нәтиҗәләргә йомгак ясап, иң күп балл туплаучыларга Кырымга ял да бүләк ителәчәк. Моннан тыш та бүләкләр мулдан әзерләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса