Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләргә дәүләт ярдәме күбәя

2018 елдан балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча берьюлы берничә чара гамәлгә ашырыла башлый. Бу – ана капиталы программасына 2021 елның 31 декабренә кадәр керү мөмкинлеген озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем бирүгә юнәлтүдәге өч еллык мораторийны бетерү, шулай ук 2018-2020 елларда икенче балалары туган гаиләләргә ана капиталы средстволарыннан айлык түләү алу мөмкинлеге дә.

Илебез территориясендә даими яшәүче, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче балалары туган (яки уллыкка алынган) гаиләләр ана капиталына сертификат алганда бу акчаларны балага 1,5 яшь тулганчы айлык түләүләр өчен куллана алалар. 
Айлык түләүләргә уртача керемнәре Татарстан Республикасында хезмәткә яраклы халык өчен билгеләнгән яшәү минимумының (13 713 сум) 1,5 кә тапкырланган күләменнән артмаган гаиләләр дәгъва кыла ала. Җан башына уртача керемне исәпләгәндә гаилә әгъзаларының соңгы 12 айда акчалата алынган барлык төп керемнәре игътибарга алыначак. 
Шунысын да билгеләп үтү мөһим, җан башына уртача керемне исәпләгәндә һәр гаилә әгъзасының кереме салымнар чигерелгәнче булган күләмдә исәпкә алыначак. 
Айлык түләү күләме түләүне билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән елдан алда килүче елның II кварталы өчен төбәктә балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменә тиң булачак (ягъни 2018 елда түләүне билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткәндә аның күләме 2017 елның II кварталында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы дәрәҗәсендә булачак). Татарстан Республикасында түләү 8 490 сум тәшкил итәчәк. 
Түләү ай саен кредит учреждениесендәге лицевой счетка күчереләчәк, аны акчалата алырга һәм үз ихтыярыңда файдаланырга була. 
Бу мөһим! Пособие 1 ел срокка билгеләнәчәк, шуннан соң аны балага 1,5 яшь тулганчы алу өчен кабат документлар бирергә туры киләчәк. Шулай ук пособие алуны срогыннан алда туктатырга һәм ана капиталына сертификатны башка юнәлештә файдаланырга да була. 
Законда күздә тотылганча, әлеге түләүләрне алу хокукы ана капиталына дәүләт сертификаты алган кешегә бирелә. Түләүләргә гаризаны турыдан-туры Пенсия фонды территориаль органнарында, яки күпфункциональ үзәк (МФЦ) аша бирергә була. 
Икенче балага түләүләр алуны сорап бала туганнан (уллыкка алынганнан) соң аңа 1,5 яшь тулганчы теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ләкин шунысын да истә тотарга кирәк: 
әгәр түләүләр билгеләүне сорап балага 6 ай тулганчы мөрәҗәгать итсәң, пособиене бала туганнан соң узган барлык айлар өчен дә билгелиләр; 
әгәр бала туганнан соң 6 ай узгач кына мөрәҗәгать итә калсаң, түләүләрне мөрәҗәгать иткән вакыттан соң гына билгеләячәкләр (аннан алдагы айлар исәпкә алынмый). 
Икенче бала туу (уллыкка алыну) белән бәйле рәвештә айлык түләүләрне билгеләү турындагы гаризага түбәндәгеләрне раслаучы документлар теркәлергә тиеш: 

баланың тууы (уллыкка алынуы); 
гариза бирүченең һәм баланың Россия Федерациясе гражданлыгына ия булуы; 
гариза биргән айга кадәр булган 12 календарь ай өчен гаилә әгъзаларының кереме турында белешмәләр (хезмәт хакы һәм хезмәт эшчәнлеге өчен башка бүләкләүләр, пособиеләр, пенсияләр, стипендияләр һәм башка шуңа охшашлы түләүләр, эшмәкәрлек эшчәнлегеннән керемнәр, хокуклы варисларга иминият түләүләре, хәрби хезмәткәрләрнең акчалата тәэмин ителеше һәм дәүләт компенсацияләре); 
кредит оешмасында гариза бирүченең счеты реквизитлары. 
Вакытны югалтмас өчен түләүләргә гаризаны ана капиталына сертификат алу артыннан Пенсия фондына мөрәҗәгать итү белән бер үк вакытта тапшырырга да була. 

ПФРның кайнар линиясе 8 800 302 2 302 
Идарәнең кайнар линия телефоны 074 

Әлмәт Пенсия фонды идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса