Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр үз тәкъдимнәрен белдерә ала

Тәнкыйтьне төрле кеше төрлечә кабул итә. Ә менә сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина әлмәтлеләрне фикерләрен активрак белдерергә чакырды.

Соңгы елларда республикада, шул исәптән безнең шәһәрдә дә поликлиникаларны үзгәртү, алардагы медицина ярдәме күрсәтүне модернизацияләү буенча зур эш үткәрелә. Ләкин халык һаман да зарлануын дәвам итә. 
– Без сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү өлкәсендә байтак кына планны тормышка ашырдык. Халык белән кара-каршы элемтә дә булуын телибез. Без дөрес эшлибезме, яңа үзгәрешләр кешеләр өчен уңайлымы – элемтә боларны ачыклау, медицина ярдәме күрсәтү сыйфатыннан канәгатьлелек дәрәҗәсен арттыру, дөрес карарлар кабул итү өчен кирәк, – дип аңлатты Вера Головина журналистлар белән очрашуында. 


Билгеләп үтелгәнчә, бүген һәр кеше бәйсез рәвештә файдалана алырлык сервислар эшли. Алар аша бирелгән бәя объектив һәм үтә күренмәле. Без дүрт сервис ярдәмендә медицина хезмәте сыйфатына бәя бирә алабыз. Беренчесе – РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты аша. Биредә илдә яшәүчеләр өчен медицина хезмәтенә бәя бирүнең бердәм сервисы булдырылган. Монда илдәге барлык медицина учреждениеләре исемлеге, шул исәптән Әлмәтнекеләр дә беркетелгән. Халык бәясен биш төс күрсәтә – куе яшел – бик яхшы, сыегы – яхшы, сары – әйбәт, коңгырт сары – начар, кызыл – бик начар. Әлегә шәһәрдәге биш поликлинканың өчесе сыек яшел, икесе сары зонада эләккән. Шушында ук стационар эшчәнлегенә дә бәя бирергә була. Без ике яшел һәм бер сары төсне генә күрәбез. 
Табиб хезмәтен Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында да бәяләргә мөмкин. Ул нәрсәсе белән аерыла? Хәзер табибка электрон портал аша язылалар. Әлеге порталга кәрәзле телефоннар да беркетелгән. Система медицина учреждениесенә барганыбызны һәм хезмәтләр алганыбызны белеп тора. Медицина хезмәте алмаган кеше тавыш бирә алмый. Поликлиникага барганнан соң кәрәзле телефонга алган хезмәткә бәя бирүне сорап хәбәр килә. 
Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе эшләгән сораштыру ярдәмендә дә поликлиникалар эшчәнлеген бәяли алабыз. Анысы идарә сайтында урнаштырылган. Дүртенче сервер – поликлиникаларга куелган интерактив планшетлар. Сораулар татар һәм рус телләрендә язылган. 3 нче поликлиникадагы планшетта 220 бәя бирелгән инде. Аларның 66 проценты «бик яхшы», 26 проценты «яхшы», 8 проценты «начар» бәясе куйган. 
– Бу серверларның барысыннан да кулланырга чакырмыйбыз, әлбәттә. Кеше үзенә уңайлысын сайларга тиеш. Барлык теләкләрне игътибарга алачакбыз, – диде сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе. 

Сәламәтлек саклау идарәсенең кайнар линиясе – 32-77-87. Медицина хезмәтенә кагылышлы барлык сораулар белән бирегә дә шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса