Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр тагын танылды

Базарлы Матакта авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләсенә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булып узды.

Анда әлмәтлеләр дә катнашты. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелегенең киләчәктә дә актив авыл халкына ярдәм күрсәтәчәген ассызыклады. Азактан авыл җирлекләре арасында уздырыла торган бәйгегә йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде. Әлмәттән Елховой авыл җирлеге (Дания Хәйрисламова), Камы-Исмәгыйльдәге Румия Сәетгәрәева ЛПХсы һәм Березовкадагы КФХ башлыгы Николай Фомин өч номинациядә җиңүче булып танылды.

 фото: http://www.gossov.tatarstan.ru/news/show/4929

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса