Әлмәтлеләр Җәлилне җиңде
Җәмгыять

Әлмәтлеләр Җәлилне җиңде

Узган ялларда Болгар шәһәрендә волейбол буенча ярышлар узды.

Зона ярышлары "Сәламәтлек" авыл республика спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар арасында уздырылды. Әлмәт муниципаль районы командасы ярышларны бер тында үтте һәм Җәлил командасын җиңеп, 1 нче урынны яулады. Бу - тәүге җиңү. Әлмәт командасын тәбриклибез һәм киләсе атнада булачак финал ярышларында уңышлар телибез.