Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр "халык” исемен горур йөртәләр [+ФОТОЛАР]

Кәләй авылының Мәдәният йортында халык ансамбле дигән абруйлы исемне тамашачылар алдында яклау кичәсе узды.

Махсус билгеләнгән хөрмәтле комиссия әгъзалары өч үзешчән сәнгать коллективының чыгышына бәя бирде. Катнашучыларның үз осталыкларына тулысынча ышанганнары сизелеп торды. 


- 2013 елда безнең коллектив "халык" исемен алды. Шуннан һәр өч ел саен без моны расларга тиешбез. Алда да бу исемне югары һәм горур йөртү максатыннан монда җыелдык, - диде Түбән Мактама Мәдәният йорты директоры һәм халык ветераннар хоры җитәкчесе Рәйсә Баһаветдинова . 
Һәркемнең күңеленә хуш килерлек җырны табу кыен булуга карамастан, чыгышлар беркемне дә битараф калдырмады. 


- Бу безнең өчен бик дулкынландыргыч мизгел. Әлеге кичәгә озак вакыт дәвамында әзерләндек һәм безнең чыгышыбыз югары дәрәҗәдә бәяләнер дип ышанып калабыз. Шушы исемне 35 ел йөртәбез һәм киләчәктә дә тамашачыларны халык җырлары белән куандырырга җыенабыз әле, - дип үз фикерләре һәм хисләре белән уртаклашты шәһәр ветераннар хоры җитәкчесе Алефтина Галимова. 


Заманча җырлар белән чагыштырганда халык җырларының бик тирән мәгънәгә ия булулары берсе өчен дә яңалык түгел. Алар йөрәккә үк үтеп керә һәм күңелнең әллә нинди кылларын кузгата. 


- Безнең хор 1996 елда барлыкка килде. Барыбыз да диярлек лаеклы ялда. Шулай да сәхнәне калдыра алмадык. Дүрт тапкыр Гран-прига ия булдык һәм хәзерге вакыткача эшебезне дәвам итәбез, - диде “Сүнмәс йөрәкләр” хорында катнашучы Тәнзилә Борһанова. 
Коллективларның чыгышын караганнан соң, комиссия әгъзалары аларны “Халык” исемен йөртергә лаеклы дип тапты. 
Еллар узып, заманалар үзгәрсә дә безнең әби-бабаларыбыз яратып җырлаган җырлар үз матурлыгын һәм эчтәлеген югалтмас дип уйлау бер дә ялгышлык булмас. Халык җырлары яшәсә, тарихыбыз, мәдәниятебез дә яшәр һәм безнең йөрәктә аерым урын алып торыр!

Гөлназ Фәхриева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса