Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле пенсиягә өстәмә алмакчы булып акчасыз калган

Өлкәннәрнең алдануы дәвам итә.

60 яшьлек ханымның телефонына билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен Пенсия фонды хезмәткәре итеп таныштырган. Ул пенсионерга, имеш, бу айдагы пенсиягә өстәмә акча исәпләнгәнен хәбәр иткән. Ханымга нибары банк картасы реквизитларын гына әйтеп узарга кирәк булган. 
Берничә көннән ул картасыннан 64 145 мең сум акчасы югалуын аңлап алган һәм полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. 
Хәзерге вакытта бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган һәм эзләү эшләре уздырыла. 

Фото:

 http://www.andoverandvillages.co.uk/index.php?option=com_content&view=article&id=6645:police-impersonated-in-telephone-scam&catid=43&Itemid=117

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса