Әлмәтле «Хатын-кыз – ана» титулына ия булды
Җәмгыять

Әлмәтле «Хатын-кыз – ана» титулына ия булды

5 март көнне Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.

 Әлеге мәртәбәле исемгә быел 10 номинациядә 700 катнашучы дәгъва кылган. Җиңүчеләр арасында Әлмәтнең искиткеч матур гаиләсе дә бар. «Хатын-кыз – ана» номинациясендә Лилия Даишева җиңүче булып танылды. Ул тормыш иптәше Рөстәм Тәүфыйкович белән 10 бала тәрбияли. Якташыбызны Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев котлады. 
Фото ТР Президенты матбугат хезмәтеннән алынды.