23 еннән 26 октябрьгә кадәр Пенза шәһәрендә йөзү буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты узды.
Бу ярышларда барлыгы 732 спортчы катнашкан. Республиканың җыелма командасы составында 4 әлмәтле чыгыш ясаган.
Чемпионатта якташыбыз Эдуард Вәлиәхмәтов 200 һәм 400 метрга комплекслы йөзүдә 2 нче урынны яулаган. Владислав Акишин 200 һәм 400 метрга комплекслы йөзүдә 2, 200 метрлыда 3 нче урынны яулаган. Реналь Нәҗипов СМК нормативын үтәгән. Егетләр йөзү буенча тренер- укытучылары Вәлиәхметова Светлана Ришатовна җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.



Фото: Эдуард Гаджиев