20 ел элек әлеге тапшыруны алып баручы һәм автор Геннадий Заволокин Әлмәткә бер килгән иде.
Хәзер аның эшен кызы белән улы дәвам итә. Быел «Играй, гармонь!»ның Анастасия Заволокина җитәкчелегендәге иҗат төркеме 25-28 май көннәрендә Әлмәттә булып, әлмәтлеләр катнашында
концерт программасы әзерләячәк.
Анда катнашырга теләүче гармунчы, баянчы, аккордеончыларны, вокаль ансамбльләрне, халык биюләрен яратучыларны 21 апрель көнне иртәнге 9 дан «Нефтьче» Мәдәният сараена чакыралар.
фото: http://korkino-raion.ru