Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт үзешчән композиторының җырын Алсу һәм Азат Фазлыевлар башкарачак [+ФОТОЛАР]

Үзешчән композиторның җыры шулай итеп бөтен татар дөньясына яңгыраячак.

Композитор, дистәләгән җыр авторы, Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе Розалия Гәлләмованың «Хәләлем» дигән җырын популяр җырчылар башкарачак. Габдрахманда яшәп иҗат итүче автор-башкаручының моңа кадәр дә танылган җырлары бар иде. 30 га якын җыр авторы ул, тагын дистәләгән җырларын балалар өчен иҗат иткән. 
Шушы көннәрдә Розалия Гәлләмованың иҗат кичәсе узды. Ул җырлар иҗат итә башлавына 30 ел тулу уңаеннан оештырылды. Чарага мәдәният йортын тутырып авыл халкы һәм районнан мәртәбәле кунаклар килгән иде. 
– Иҗат кичәмне шулай зурлап уздырырга ярдәм иткән мәдәният йорты директоры Айдар Газизуллинга, авылның имиджы булып торган үзешчән җырчыларга мең рәхмәт. Мине яратуларын янә аңладым. Бу чарадан соң 20 яшькә яшәрдем, яшәү өчен янә дәрт алдым»,- диде Розалия Гәлләмова.

Чарадан фоторепортаж:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса