Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт юллары яхшыра [+ФОТОЛАР]

Төзелеш, ремонт эшләре сезоны җитте.

Шәһәрнең төрле урамнарында юлларны тәртипкә китерү бара. Сүз дә юк, һәрберебез үз урамындагы, ишегалдындагы юлларның төзек, тигез булуын тели. Ремонт өчен алар ничек сайлана икән? 
Юл торышы уңаеннан мөрәҗәгатьләр кимегән кебек тоелган иде. Юк икән, кыш көне чокырлы юллар кар астында калып, проблема артка чигенеп кенә торган. Кар эреп беткәч, чокырлы юллар күренә башлады. Шәһәрнең автоюллар идарәсе эшкә кыш көне үк керешкән. 
– 22 гыйнвардан ук авария хәлендәге чокырлы юлларда эшне башлап җибәрдек. 23 мартта эретеп коелган асфальт җитештерү буенча заводны эшләтеп җибәрдек. Шушы көннән алып авария хәлендәге чокырлы юлларны ямарга керештек, – диде шәһәр автоюллар идарәсе баш инженеры Рафис Нуришанов. 
Геофизика урамындагы мондый урыннар күзгә күренеп кимегән. Әлегә биредә юл тулысы белән рәткә китерелмәгән. Рафис Нуришанов халыкны тынычландырырга ашыкты. Юлда сулар беткәч, бирегә тагын киләчәкләр. Совет урамында да авария хәлендәге чокырлы юлларны ямап бетерергә юлның кипкәнен көтәләр. Гафиятуллин –Җәлил урамнарын тоташтыручы күпер юлы да яхшыртылган. Без килгәндә юл хезмәткәрләре Урсаладагы Беренче Май урамында эшлиләр иде. Әлегә юлларга салкын һәм коелып ясала торган асфальт җәяләр. Һава торышы үзгәрү белән кайнар асфальт-бетон катнашмасына күчәчәкләр. Баш инженер әйтүенчә, кайнар асфальтны уртача һава температурасы + 10 градус булганда гына җәяргә ярый. 10 апрельгә 210 квадрат метр мәйданга салкын, 900 квадрат метрга коелып ясалган асфальт җәелгән. Контракт буенча юлларга ремонт барышында коелма асфальтны 1200 кв.метр, кайнарын 6100 кв.метр мәйданга салу планлаштырылган. 
Чокырлы юллар шәһәрдә шактый. Ремонт өчен аларны ничек сайлыйлар икән? Баш инженерга бу сорауны да бирергә ашыктык. 
– Авария торышындагы чокырлы юл дип тирәнлеге 5 сантиметрдан, киңлеге 15 сантиметрдан һәм озынлыгы 60 сантиметрдан зуррак булганнар санала. Без шәһәр буенча юлларны карап йөрүне, үзебезчә әйткәндә, патруль объезд оештырабыз. Шунывң нигезендә чаралар планы төзелә, – дип җавап кайтарды Рафис Нуришанов. 
Чокырлы юллар ямлып беткәннән соң агымдагы ремонтка керешәчәкләр. Эш күләме билгеле инде. Иң беренче булып Совет урамына тотынырга исәпләре, аннан Шоссейная, Герцен, СУ-5кә кадәр Фәхретдин, Индустриальная, Монтажная урамнары китә. 
Моннан тыш АГУАД урамнарны, юллардагы бордюр кырыйларын җыю белән дә мәшгуль. Кыштан соң чүп-чар күп. Үзәк урамнарны бер кат чистартып чыкканнар инде. Һәркөнне 18 кеше бу эш белән мәшгуль. 
– Без җәйге сезонга әзер. Теплицада чәчәк үсентеләре дә үстерәбез. Февральдә үк эшләтеп җибәрдек. Нәтиҗәләребез күренә инде. Көннәр җылыну белән әлеге чәчәкләр шәһәр урамнарына күчереп утыртылачак. 
– диде баш инженер. 
Быел шәһәрнең квартал эчендәге юлларын ремонтлауга ТР бюджетыннан 65 млн.сум акча бүленә. Әлеге акчага 40 ишегалды ремонтланачак. Тагын 19 урамда юл өслеген төзекләндерүгә 50 млн сум бирелә. 
Район торак пунктларындагы юлларны вак таш-ком катнашмасы җәеп норматив торышка китерү өчен дә республика бюджетыннан 50 миллион сум акча бүленә. Исемлектә Югары Мактама, Ямаш, Колшәрип, Мәмәт, Иске Суркин, Әлмәт, Рус Акташы, Кәләй, Түбән Мактама, Яңа Кәшер, Миңнлебай авыл җирлекләре урамнары кертелгән. Барлыгы 11,417 км юл төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса