Әлмәт яшьләре присяга бирде [+ФОТОЛАР]
Җәмгыять

Әлмәт яшьләре присяга бирде [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә яшь армиячеләр саны арта бара.

Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең 100 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә аларның сафы тагын да тулыланды. Бүген Әлмәтнең яшь армиячеләр исемлегендә 1 меңгә якын укучы тора. Тантаналы шартларда узган чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин, республика хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин, әлмәтлеләр хезмәт иткән Самара, Ульяновск частьлары хәрбиләре, әти-әниләре һәм башкалар катнашты. Яшь армиячеләр Ватанның лаеклы гражданнары булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм башкаларны әйтеп присяга бирделәр.