Быел Гагарин, Әминов, Бигәш, Ленин урамнарында 900 декоратив агач утырту планлаштырыла.
Экологик икеайлык кысаларында озакламый агач утырту эшенә керешәчәкләр. Яшелләндерү буенча программага «Яшьлек», «Көнбатыш капка», 4 нче микрорайондагы кварталлар да кертелгән. Моннан тыш, авария хәлендәге агачларны кисү дә дәвам итәчәк.