Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт полициясе теләктәшлек сорады

Бүген район башкарма комитетында шәһәр төзелеше советы утырышы булып узды.

Башкаларыннан аермалы буларак, көн тәртибенә 3 сорау гына куелган иде. Ленин урамы, 191 нче йорт адресы буенча төзелүче объектның эскиз проекты бәхәсләр кузгатмады. 17 катлы бу йортның беренче каты офис өчен махсус ясала. 112 фатирның күпчелегенең өлешчеләре билгеле инде. Йортны 2019 елның гыйнваренда куллануга тапшыру күздә тотыла. 


Ә менә 8 Март урамындагы 16 нчы йорт буенча каршылыклы фикерләр барлыкка килде. “Арслан” җәмгыяте биредә 9 катлы йорт җиткерергә рөхсәт сорый. Архитектура идарәсе җитәкчелеге машина кую урыны җитәрлек булмау сәбәпле, 5 катлы йорт төзергә тәкъдим итте. Шәһәр советы әгъзасы, “Татнефть” компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев шәһәрдә торак йортлар төзелеше өчен урын бетүен исәпкә алып һәм торакка ихтыяҗның зурдан булуын әйтеп, 9 катлы итеп төзү кирәклеген белдерде. Ул шулай ук биредә велосипед юлын ясау мөмкинлеген дә карарга тәкъдим итте. Озак фикер алышканнан соң проектны әйтелгән мәсьәләләрне искә алып кабаттан эшләргә дигән карарга киленде. 


Полиция бүлеге бинасы янында транспорт чаралары өзелми. Янәшәдәге йорт ишегаллары да машиналар белән тулган. Вакытлыча изоляторга керү-чыгуда да юлның тар булуы сәбәпле, тоткарлыклар булып тора икән. Полиция бүлеге шәһәр советы утырышына машина кую урынын киңәйтүгә рөхсәт бирүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Бина каршындагы агачлыкның җәяүлеләр юлы кырыенда бер рәтен генә калдырып, калганында вакытлыча машина куяр өчен урын ясамакчы алар. Утырышта аларга каршы чыгучы булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса