Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт пенсионеры белеме белән гаҗәпләндерде

Әлмәт пенсионерлары компьютерда эшләү буенча республика бәйгесендә катнашып, яхшы күрсәткечләргә иреште.

12 апрельдә КФУның IT-лицеенда «Өченче яшь университеты» программасы кысаларында «Компьютер Land: «Өченче яшь – 2018» бәйгесенең II этапы булып узды. Әлмәт Пенсия фонды һәм пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе тарафыннан оештырылган курсларда белем алган Валентина Федина һәм Любовь Гусакова ярышларда Әлмәт данын яклап чыгыш ясады. Барлыгы 38 районнан килгән өлкәннәр 5 номинациядә, шул исәптән Windows Office программасы, «ГИС ЖКХ», «Электрон хөкүмәт», «Россия Пенсия фонды» сайтларыннан куллану кагыйдәләрен белүләрен күрсәтте. Нәтиҗәдә Валентина Федина «Иң яхшы эш һәм интернет-порталлардан куллану» номинациясендә II урынга лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса