Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мөхтәсибәте Тукай шигырьләре бәйгесе оештыра

Конкурста катнашу өчен Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районында яшәүче 15 яшькә кадәрге балалар чакырыла.

Әлмәт мөхтәсибәте Г.Тукай шигырьләрен уку бәйгесе оештыра, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

29 апрельдә Әлмәт Үзәк мәчетендә “Без – Тукай оныклары” дип исемләнгән өченче шигырь укучылар бәйгесе була. Ел саен уза торган әлеге чараны Әлмәт мөхтәсибәте татар халкының атаклы шагыйре Габдулла Тукайны искә алу уңаеннан үткәрә.

Конкурста катнашу өчен Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районында яшәүче 15 яшькә кадәрге балалар чакырыла.

Бәйге ике номинациядә була. “Тукай шигъриятен яхшы белүчеләр” номинациясендә катнашучылар комиссия тарафыннан укылган шигъри өзекләр буенча шагыйрьнең иҗатына караган шигырьнең исемен дөрес итеп әйтеп бирә белергә тиеш. “Шигъриятне яратучылар” номинациясендә шагыйрьнең бер шигырен татар, рус яки инглиз телләрендә яттан сөйли белү кирәк.

Призлы урыннарны яулаучылар кыйммәтле бүләкләр һәм катнашучы дипломнар тапшырылачак.

Башлана 13.00 сәгатьтә.

Фото: dumrt.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса