Әлмәт ишегалларында тәртип урнаштырыла
Җәмгыять

Әлмәт ишегалларында тәртип урнаштырыла

Ишегалларындагы юлларның карлы-бозлы булуы турында зарларны күп ишетергә туры килә.

Идарәче компанияләр юл кырыйларыннан автомобильләрен алуларын сорап, подъезд ишекләренә кат-кат игълан эләләр. Ниһаять, Ленин урамындагы 137 нче йортта яшәүчеләр бу очракта гына юлны иркенләп чистартырга мөмкин булуын аңладылар. Хәзер юл кырыйлары чиста, машиналарга йөрергә юл ачылды.