Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күпбалалы гаиләләргә янгын турында хәбәр итүче җайланма урнаштыруның яңа этабы башланды

Татарстан Республикасында күпбалалы гаиләләргә янгын турында хәбәр итүче җайланма урнаштыруның яңа этабы башланган. Бу хакта ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Язгы чорда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика бюджеты хисабына янгын турында хәбәр итүче 84 меңнән артык җайланма урнаштырылачак. 

Бүген МЧС хезмәткәрләре өч кечкенә бала тәрбияләнүче күпбалалы гаиләдә кунак булган. Алар янгын турында хәбәр итүче җайланма урнаштырып, аның ничек эшләвен дә аңлатканнар. 

Гаилә башлыгы исә МЧС хезмәткәрләренә ярдәм өчен рәхмәтен белдергән һәм мондый җайланмаларны күп кеше яши торган йортларда урнаштыру бик файдалы булуын билгеләп үткән.

 

Фото:ГУ МЧС России по РТ

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса