Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында җылыту сезонына яңа котельныйлар эшли башлаячак

Әлмәт районындагы берничә торак пунктта җылыту сезоны башлануга яңа котельныйлар эшли башлаячак. Бу хакта бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

Районда кайбер котельныйлар күп еллар авария хәлендә санала һәм теләсә кайсы вакытта эшчәнлекләрен туктату куркынычы күзәтелә.
Алар күп кенә социаль объектларны - мәктәпләрне, балалар бакчаларын җылылык белән тәэмин итә.
 
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел алар урынына яңалары төзеләчәк, бер өлеше инде җылылык сезонына әзер булачак. 
Яңа котельныйлар Кәләй, Кәләй станциясе, Акташ, Кузайкино, Ерсубайкино, Клементейкино, Елховой һәм Аппак авылларында эшли башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса