Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китапханәдә иҗади кичә узды [+ФОТОЛАР]

28 октябрь көнне Нәдер авылы китапханәсендә “Иҗат чишмәләре тынмасын” темасына шигърият яратучылар белән иҗат кичәсе узды.

Әлеге кичәгә шагыйрә, дистәләгән китаплар һәм бик күп җырлар авторы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Клара Булатова чакырылган иде. 
Клара Булатова үзенең оныгы Гайшә белән килде. Ул әбисе юлыннан китеп, “Әбиләрдә кунакта” исемле беренче шигырь җыентыгын чыгарган. Гайшә үзенең шигырьләре белән таныштырды. 
Моннан тыш, кичәдә иҗат белән кызыксынучы Зәкиҗанова Разия белән Әхмәтов Зөфәр булды. Аларның шигырьләре “Туган як белән илһамланган” исемле китапта чыккан булган. 
Очрашу бик җылы узды. Килгән кунаклар Клара Булатованың китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм күңелгә ятышлы шигырьләр тыңладылар.

Фото: https://vk.com/almet_kultura

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса