Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе Яңа ел өстәлендә нәрсәләр булырга тиеш?

Киләсе елның хуҗабикәсе ризык темасына килгәндә таләпчән түгел.

Шулай да Яңа ел бәйрәменә әзерләнгәндә билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. 
Көнчыгыш культурасы белгечләре сүзләренчә, Сары Җир Эте бик игелекле һәм саран түгел. 
Табында мәҗбүри тәртиптә тавык, күркә яисә үрдәк ите булырга тиеш. Итнең сөяге булуы бик мөһим нәрсә икән. Боларны бәрәңге, карабодай ярмасы яисә дөге ярмасы белән әзерләп була. Салатларны эт рәвешендә яшел борчак яисә йомырка сарысы белән сибеп ясау яхшы. Кыскасы, ит ризыклары табынның төп бизәге булачак. 
Сары Җир Эте сары төсне бик ярату сәбәпле җиләк- җимешләрдән һәм яшелчәдән табынга мандарин, әфлисун, банан, алма һәм болгар борычы куярга кирәк.

Фото: 

http://wallgen.ru/oboi/sobaka_eda_prazdnik_stol_oformlenie

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса