Әлмәтнең 70 көрәшчесе шушы көннәрдә келәмдә очрашып, бил алышты.
Иске Михайловкада районның Көрәш федерациясе призларына милли көрәш буенча турнир булып узды. Ярышларда СДЮСШОР исеменнән 10 спортчы чыгыш ясады. Нәтиҗәдә яшүсмерләр 9 призлы урын яулап, 4 алтын, 4 көмеш, 1 бронза медальгә ия булды.